Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Хатлар язу буенча киңәшләр

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Хатлар язу буенча киңәшләр

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Көринтлеләргә беренче хат — бу рәсүл Паул язган 14 хатның берсе генә. Ул бу хатны имандашларын ныгытыр өчен язган. Хатлар язуның ике яхшы ягы бар. Беренчедән, хат язганда, син сүзләрне сайлап язасың, чөнки синең вакытың бар. Икенчедән, язылган хатны кат-кат укып була. Хатлар язып туганнарга һәм танышларга вәгазьләп була. Кешенең үзе белән сөйләшеп булмаса, хатлар аңа шаһитлек бирергә мөмкинлек ача. Мәсәлән, кеше кызыксыну күрсәтсә дә, аны кабат очратып булмый, я кеше яшәгән йортка, комплекска кереп булмый, я ул ерак яшидер. Әгәр без таныш булмаган кешегә хат язабыз икән, нәрсәне истә тотарга кирәк?

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Кеше белән сөйләшкәндә, нәрсә әйткән булсаң, шуны яз. Башта, үзең белән таныштыр һәм ни өчен язасың икәнен аңлат. Аннан соң берәр сорау бир. Изге Язмаларны бушлай өйрәнергә тәкъдим итәбез дип яз. Шуннан соң өйрәнү өчен китаптан кайбер темаларны китер.

  • Хат кыска һәм ачык булсын. Әгәр ул озын булса, кеше укыганда, арый ала.

  • Дөрес язгансыңмы икәнен тикшереп чык. Хат җиңел укыламы? Хөрмәт сизеләме? Хат бик рәсми түгелме? Уңай караш белән язылганмы? Үзеңә бу сорауларны бир. Хатны почта аша җибәрсәң, җитәрлек марка ябыштыр. Кайбер илләрдә маркалар җитмәсә, хат алучыга җитмәгән маркалар өчен түләргә туры килер.

  • Хезмәтнең бу төре турында өлкәннәр белән киңәшләшергә оялма.