«Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта»
Кешене җыелыштан чыгару — ярату күрсәтү чарасы. Әмма бу кешегә газап китерә. Алайса ни өчен бу ярату күрсәтү дип әйтеп була?
Гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарып...
-
...Йәһвәгә һәм аның изге исеменә карата ярату күрсәтелә (1Пт 1:15, 16);
-
...җыелышка карата ярату күрсәтелә, чөнки бу җыелышны бозык тәэсирдән яклап тора (1Кр 5:6);
-
...андый кешегә карата ярату күрсәтелә, чөнки аңа үз гөнаһының никадәр начар булганын аңларга булыша (Ев 12:11)
Туганы җыелыштан чыгарылган кардәшләргә син ничек таяныч була аласың?