МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Видеороликлар ярдәмендә өйрәт
Видеороликлар, иллюстрацияләр, төрле таблицалар һәм карталар Изге Язмалар өйрәнүен кызыграк итә һәм материалны үзләштерергә булыша. Йәһвә, Бөек Нәсыйхәтчебез, берәр мөһим нәрсәгә өйрәткәндә, күрсәтмә әсбаплар кулланган (Яр 15:5; Ир 18:1—6). Гайсә Мәсих тә, Бөек Остаз, шул ук үрнәк буенча эш иткән (Мт 18:2—6; 22:19—21). Соңгы елларда бу яктан видеороликлар бик уңышлы әсбап булып чыкты. Син өйрәткәндә видеороликларны актив кулланасыңмы?
Бүген безнең андый 10 видеоролик бар. Аларда Изге Язмаларның төп тәгълиматлары аңлатыла. Аларның исеменә карасаң, нинди тема өйрәнгәндә нинди видеороликны кулланып була икәне күренә. Шулай ук башка видеороликлар да бар. Алар да өйрәнү үткәрү өчен төрле басмалар өчен чыгарылган.
Әйтик, өйрәнүчегә берәр теманы аңлау авырдыр я ул берәр сынау белән очрашкандыр. Алайса «JW Library» кушымтасын я безнең онлайн-телевидениедә тиешле видеороликны эзләп кара. Аны бергә карап чыгыгыз һәм фикер алышыгыз.
Һәр ай яңа видеороликлар чыга, аларны карап бар һәм өйрәнүдә ничек кулланып була икәне турында уйлан.