Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | РИМЛЫЛАРГА 12—14

Мәсихчеләрчә ярату ничек күрсәтелә?

Мәсихчеләрчә ярату ничек күрсәтелә?

12:10, 17—21

Берәрсе безне үпкәләтсә, без, мәсихчеләрчә ярату күрсәтеп, аны кичерербез һәм үч алмабыз. Әмма мәсихчеләрчә ярату безне күбрәкне эшләргә дәртләндерер. Римлыларга 12:20 дә болай диелә: «Дошманың ач булса, ашат, сусаган булса, эчер, чөнки шулай эшләп, син аның башына утлы күмер өярсең». Үзебезгә начарлык эшләгән кешегә карата игелекле булсак, ул, бәлки, безгә явызлык кылганы өчен чын күңелдән үкенер.

Әйтик син бер кешене ялгыш рәнҗеттең, ди. Ул сиңа карата үзен элеккечә игелекле тотса, син нәрсә хис итәр идең?