Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Сукырларга вәгазьләү

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Сукырларга вәгазьләү

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Гадәттә, сукырлар таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә кыенсына. Шуңа күрә аларга шаһитлек бирер өчен, осталык кирәк. Йәһвә сукыр кешеләрне кайгырта (Лв 19:14). Без, аңардан үрнәк алып, сукырларга рухи яктан үсәргә булыша алабыз.

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Сукырларны эзләп «табыгыз» (Мт 10:11). Бәлки, берәр танышыгызның гаиләсендә сукыр кеше бардыр. Яшәгән территориягездә сукырлар өчен мәктәп я берәр оешма бармы? Бәлки, алар сукырлар өчен басмаларны алырга шат булыр иде.

  • Эчкерсез кызыксыну күрсәтегез. Үзегезне дусларча тотсагыз һәм эчкерсез кызыксыну күрсәтсәгез, сукыр кеше үзен иркенрәк хис итә башлар. Территориягездә яшәүче кешеләр өчен кызыклы темага сөйләшүне башлагыз.

  • Рухи ярдәм күрсәтегез. Оешмабыз, сукыр һәм начар күргән кешеләргә ярдәм итәр өчен, төрле форматтагы басмалар чыгара. Кешедән аңа нинди форматта уку уңайлырак булганын сора. Хезмәт күзәтчесе андый кешеләр өчен нәкъ кирәкле форматтагы басмаларга заказ ясалсын дип кайгырта.