МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Без Йәһвәгә сезнең өчен рәхмәтле
Тисалуникә җыелышындагы кардәшләр, авырлыкларга карамастан, бер-берсенә мәхәббәт күрсәткән (2Тс 1:3, 4). Бүген Йәһвә халкы бөтендөнья кардәшлегенә карата охшаш мәхәббәт күрсәтә. jw.org сайтындагы «Ирекле иганәләрегез ничек кулланыла?» дигән рубриканың мәкаләләреннән күренгәнчә, сез биргән иганәләр кардәшләребезгә бу авыр вакытта ярдәм итә. Без сезне мәхәббәтегез һәм юмартлыгыгыз өчен чын күңелдән мактыйбыз.
«БЕЗ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН АЛЛАҺЫГА ҺӘРВАКЫТ РӘХМӘТЛӘР ӘЙТӘБЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
• Ирекле иганәләребез нинди эшләрдә булышлык итә?
• Без мохтаҗ кардәшләргә матди яктан ничек булыша алабыз? (jw.org сайтында «Аларның артыгы белән булганы сездәге кытлыкны каплый» дигән мәкаләне дә карагыз.)