ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН
Өйрәнүчеләргә рухи яктан тукланырга ярдәм итегез
Рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен һәм җитлеккән булып китәр өчен, өйрәнүчеләргә без өйрәткәннән күбрәкне белергә кирәк (Мт 5:3; Ев 5:12—6:2). Алар үзләре рухи яктан тукланырга өйрәнергә тиеш.
Өйрәнү башлангач ук, өйрәнүчегә ничек әзерләнеп була икәнен күрсәтегез һәм аны шулай эшләргә дәртләндерегез (mwb18.03 6). Аны шәхси өйрәнү алдыннан дога кылырга өйрәтегез. Өйрәнүчегә электрон материалларны эзләп табарга һәм кулланырга булышыгыз. jw.org сайтында яңа чыккан материалларны һәм JW Broadcasting® карарга дәртләндерегез. Өйрәнүчегезне Изге Язмаларны көн саен укырга, җыелыш очрашуларына әзерләнергә, үз сорауларына җаваплар эзләп табарга һәм алган белем турында уйланырга өйрәтегез.
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ РУХИ ЯКТАН ТУКЛАНЫРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Нита Джейдка өйрәнүнең сорауларга җавап табудан гына тормаганын ничек күрсәткән?
-
Джейдны Йәһвәнең җенси әхлаксызлыкны тыюы чыннан да дөрес икәненә нәрсә ышандырган?
-
Джейд уйлану турында нәрсә аңлаган?