МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Изге рух ярдәмендә башкарылган катлаулы проект
Тарих дәвамында Аллаһы хезмәтчеләре үз көче белән түгел, ә Йәһвәнең ярдәме белән күп гаҗәеп эшләр кылган. 1954 елда Йәһвә оешмасы «Яңа дөнья җәмгыяте эшчәнлеге» дигән видеопостановканы чыгарган. Бу видеоны башлыча бәйтелчеләр төшергән, ә аларның фильмнар төшерүдә тәҗрибәсе булмаган. Шундый катлаулы проект тик Йәһвәнең изге рухы ярдәмендә генә башкарыла алган. Без дә, Йәһвәгә таянсак, үзебезгә бирелгән йөкләмәләрне үтәүдә уңышлы булырбыз (Зк 4:6).
«„ЯҢА ДӨНЬЯ ҖӘМГЫЯТЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ“ ДИГӘН ВИДЕОПОСТАНОВКАНЫ ӘЗЕРЛӘҮ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Ни өчен кардәшләр Төп идарә турында видеопостановканы төшерергә булган?
-
Бу видеопостановкада Бәйтелнең кеше тәненә охшаш булуы ничек күрсәтелә? (1Кр 12:14—20)
-
Видеопостановка төшерелгәндә, нинди авырлыклар туган һәм кардәшләр аларны ничек җиңгән?
-
Бу проект Йәһвәнең изге рухы турында нәрсәне ачыклый?