МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Юмарт булыгыз
Без, ирекле иганәләрне мөмкинлек тугач бирербез әле, дип уйларга тиеш түгел. Ә, рәсүл Паул тәкъдим иткәнчә, регуляр рәвештә «акчаның бер өлешен аерып куярга» тиеш (1Кр 16:2). Рух җитәкчелегендә язылган бу киңәшне тотсак, саф гыйбадәтнең алга баруына булышлык күрсәтербез, ә бу безгә шатлык китерәчәк. Без иганәләребез әллә ни зур түгел дип уйлыйбыздыр, ләкин үзебездә булганның иң яхшысын Йәһвәгә биреп, аны данларга теләгәнебезне күрсәтәбез. Йәһвә моны бик кадерли (Гс 3:9).
«ЮМАРТ БУЛУЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Иганә бирү планлаштырылганда, бу кайсы яктан файдалы?
-
Кайберәүләр ничек «акчаның бер өлешен аерып куярга» булган?