Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

23—29 декабрь

ЗӘБУР 119:121—176

23—29 декабрь

31 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Кирәксез җан әрнүләреннән ничек сакланырга?

(10 мин)

Аллаһының әмерләрен яратыгыз (Зб 119:127; w18.06 17, абз. 5, 6)

Явызлыкны нәфрәт итегез (Зб 119:128; w93-U 15.4. 17, абз. 12)

Йәһвәне тыңлагыз, «тәҗрибәсезләрнең» хаталарыннан сакланыгыз (Зб 119:130, 133; Гс 22:3)

ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Аллаһының әмерләрен яратыр я явызлыкны нәфрәт итәр өчен миңа нинди конкрет үзгәрешләр ясарга кирәк?»

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 119:160. Бу шигырь буенча, без нәрсәгә инанган булырга тиеш? (w23.01 2, абз. 2)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 1 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешегә үзен кызыксындыра торган мәгълүматны jw.org сайтында ничек табарга икәнен күрсәт (lmd 8 дәрес, 3 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрмәгән өйрәнүче белән фикер алышу (lmd 12 дәрес, 4 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

121 җыр

7. Акча кирәксез газаплар китермәсен

(15 мин). Фикер алышу.

Акча яраткан кешеләр «үзләрен күп газаплар белән яралаганнар» (1Тм 6:9, 10). Акча ярату безнең тормышыбызда этәргеч көч булып китсә, без үзебезне кирәксез газапларга дучар итәчәкбез. Аста аларның кайберсе китерелгән.

  • Без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алмаячакбыз (Мт 6:24)

  • Бездә беркайчан да канәгатьлек хисе булмас (Вг 5:10)

  • Без әхлакый вәсвәсәләргә, шул исәптән алдау, урлау һәм мәкерлеккә, җиңел бирелүчән булып китәрбез (Гс 28:20). Явыз эшләргә бирелү гаеп хисе тудырачак, яхшы исемне һәм Аллаһы илтифатын югалтуга китерәчәк

Еврейләргә 13:5 укы һәм мондый сорауны карап чык:

  • Акчага нинди караш эмоциональ газаплардан саклаячак һәм ни өчен?

Акчаны яратмасак та, аларны акыллы кулланмасак, бу безгә газаплар китерәчәк.

«Акчаны акыллы куллан» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен безгә бюджет төзергә кирәк һәм моны ничек эшләргә?

  • Ни өчен бераз акча саклау дөрес булыр иде?

  • Ни өчен кирәкмәгәндә әҗәткә алмау акыллы?

8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 101 җыр һәм дога