30 декабрь, 2024 — 5 гыйнвар, 2025
ЗӘБУР 120—126
144 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)
1. Алар күз яшьләре түгә-түгә чәчкән, ләкин куанып урган
(10 мин)
Исраиллеләр, саф гыйбадәтне торгызыр өчен, Бабылдан азат ителгәч, шатлыклары эчләренә сыймаган (Зб 126:1—3)
Яһүдиягә кайткан исраиллеләр, авыр эш башкарырга туры килгәнгә, елагандыр (Зб 126:5; w04 1.8. 16, абз. 10)
Халык бирешмәгән һәм фатихаланган булган (Зб 126:6; w21.11 24, абз. 17; w01 1.10. 15, абз. 13, 14; тышлыктагы рәсемне кара)
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР: Армагеддонда бу иске дөнья юк ителгәч, бөек торгызылу вакытында безнең нинди авырлыклар булачак? Без нинди фатихалар урырбыз?
2. Рухи энҗеләр
(10 мин)
-
Зб 124:2—5. Без Йәһвәнең, Исраил халкын яклаган кебек, безне дә физик яктан яклаячагына өметләнә алабызмы? (cl-U 73, абз. 15)
-
Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?
3. Изге Язмаларны уку
(4 мин) Зб 124:1—126:6 (th 5 дәрес)
4. Беренче сөйләшү
(3 мин) ҖӘМӘГАТЬ УРЫННАРЫНДА ВӘГАЗЬЛӘҮ (lmd 3 дәрес, 5 пункт).
5. Кабат килеп китү
(4 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткән тапкыр кеше Изге Язмалар турында шикләрен белдергән иде (lmd 9 дәрес, 5 пункт).
6. Шәкертләр әзерләү
155 җыр
7. Аллаһының вәгъдәләренә шатланыгыз
(15 мин). Фикер алышу.
Йәһвә Бабылда әсирлектә булган халкына карата биргән вәгъдәләрен үтәгән. Ул аларны азат иткән һәм рухи яктан савыктырган (Иш 33:24). Ул, күрәсең, исраиллеләрне һәм аларның йорт хайваннарын арысланнардан һәм башка ерткычлардан яклаган. Ул ерткыч хайваннар, илләре ташландык хәлдә булганда, күбәйгән булган (Иш 65:25). Исраиллеләр рәхәтләнеп үз йортларында яшәп, үзләренең йөзем бакчаларындагы җимешләрен ашый алган (Иш 65:21). Аллаһы аларның эшләрен фатихалаган, һәм алар озак яшәгән (Иш 65:22, 23).
«Аллаһының тынычлык турындагы вәгъдәләренә шатланыгыз (өзек)» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:
-
Без бу пәйгамбәрлекләрнең рухи үтәлешен ничек кичерәбез?
-
Алар яңа дөньяда турыдан-туры ничек үтәләчәк?
-
Кайсыларның үтәлешен сез аеруча көтәсез?
8. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү
(30 мин) bt 20 бүлек, абз. 8—12, 161 б. рамка