Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүзләр

Кереш сүзләр

«РУХИ ДӨНЬЯНЫ ТАСВИРЛАГАН КҮРЕНЕШЛӘР»

Сорау: Берәрсе сездән күкләр нинди алар дип сораса, сез ничек җавап бирер идегез?

Шигырь: Яхъя 8:23

Тәкъдим ит: Бу брошюрада Гайсәнең һәм Аллаһының күкләр турында нәрсә ачыклаганнары әйтелә.

ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ

Сорау: Ризалашырсыздыр, Изге Язмалардагы бу пәйгамбәрлектә бүгенге хәлләр сурәтләнә.

Шигырь: 2Тм 3:1—5

Хакыйкать: Изге Язмалардагы соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлек хәзер үтәлә икән, яхшы киләчәк турындагы пәйгамбәрлекнең дә үтәләчәгенә без ышана алабыз.

«НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ КИРӘК?» (Видеоролик)

Кереш сүз: Без кешеләргә кыска гына видеоролик күрсәтәбез. Ул тормыштагы мөһим сорауларга кайдан канәгатьләндерүче җавап табып була икәнен аңлата. [Видеороликны күрсәт, шуннан соң кешенең кызыксынуына карап я тиешле планны кулланып, «Безнең киләчәгебез» дигән теманы карап чык, я туры килгән буклет калдыр.]

Тәкъдим ит: [План кулланылса.] Бу планда берничә фикер карала. Алар Изге Язмаларга нигезләнгәнгә бик мөһим. Китерелгән шигырьләрне өегездә Изге Язмалардан карасагыз, Аллаһының дөнья проблемаларын ничек чишәчәген белерсез.

МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ

Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.