Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 27—31

Изге Язмалар яхшы хатынны сурәтли

Изге Язмалар яхшы хатынны сурәтли

Гыйбрәтле сүзләрнең 31 нче бүлегендә Лемуил патшага әнисе әйткән мөһим хәбәр бар. Аның акыллы киңәшеннән ул яхшы хатын нинди булырга тиеш икәнен белгән.

Яхшы хатын ышанычлы

31:10—12

  • Ул, буйсынучан булып калса да, гаиләгә кагылышлы мөһим каралар кабул ителгәндә, яхшы тәкъдимнәр кертә

  • Ире хатыны акыллы карарлар кабул итәр дип ышана һәм аңардан бөтен нәрсәгә дә рөхсәт соравын таләп итми

Яхшы хатын эшчән

31:13—27

  • Ул, гаиләсе пөхтә киенә, әдәпле була алсын өчен һәм яхшы туклансын өчен, сакчыл булырга һәм тыйнак яшәргә өйрәнә

  • Ул көне-төне тырышып эшли һәм йортындагы эшләрне күзәтә

Яхшы хатын рухи кеше

31:30

  • Ул Аллаһыны тирән хөрмәт итә һәм аның белән шәхси мөнәсәбәт үстерә