МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Ирен шәһәр капкалары янында яхшы беләләр»
Яхшы хатын үз иренә тап төшерми. Лемуил патша көннәрендә яхшы хатыны булган ирне «шәһәр капкалары янында яхшы белгәннәр» (Гс 31:23). Бүген хөрмәтле ир-атлар өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт итә. Алар өйләнгән булсалар, аларның хезмәт итә алу-алмаулары хатыннарының яхшы тәртибенә һәм ярдәменә бәйле (1Тм 3:4, 11). Андый яхшы хатыннарны ирләре генә түгел, ә җыелыштагылар да бик кадерли.
Яхшы хатын үз иренә хезмәт итәргә ярдәм итә. Ул...
-
аны игелекле сүзләр белән дәртләндерә (Гс 31:26).
-
аны җыелыштагылар белән бүлешергә әзер (1Тс 2:7, 8).
-
тыйнак яши (1Тм 6:8).
-
җыелышның конфиденциаль эшләре турында сорамый (1Тм 2:11, 12; 1Пт 4:15).