МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвә нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белә
Йәһвә җитәкчелегендәге ышанычлы һәм акыллы хезмәтче «ризыкны үз вакытында өләшә» (Мт 24:45). Димәк, Йәһвә нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны белә. Моңа, мәсәлән, региональ конгресслар һәм атна уртасындагы очрашулар дәлил булып тора.
«УКЫТУ КОМИТЕТЫНЫҢ 2017 ЕЛГЫ ОТЧЕТЫ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Үз вакытында оештырылган конгресслар өчен кем мактауга лаек һәм ни өчен?
-
Конгресс әзерләү эше кайчан башлана?
-
Конгресс өчен темалар ничек сайлана?
-
Конгресс әзерләү эше нәрсәне үз эченә ала?
-
Гилад мәктәбендә кулланылган нинди өйрәнү методлары атна уртасындагы очрашуда кулланыла?
-
Эш дәфтәрен әзерләр өчен, Бәйтелдәге төрле бүлекләр бергә ничек хезмәттәшлек итә?
Йәһвә иманыбызны ныгытыр өчен биргән нәрсәләр турында уйланганда, син нинди хисләр кичерәсең?