Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәдән үрнәк алып, юмарт булыгыз

Йәһвәдән үрнәк алып, юмарт булыгыз

2 Көринтлеләргә 9:7 дә болай дип әйтелгән: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата». Юмарт кеше башкаларга үз вакытын, көчен һәм материаль нәрсәләрен бирергә әзер һәм моны шатлык белән эшли. Юмартлык бүләкнең зурлыгыннан түгел, ә кешенең эчкерсезлегеннән күренә. «Бәхетле Аллаһы» Йәһвә иң юмарт (1Тм 1:11). Ул юмартлыкны ничек күрсәтә?

  • Аллаһы бар кешеләрнең ихтыяҗларын кайгырта (Лк 6:35).

  • Йәһвәгә аеруча үзенең тугры хезмәтчеләренә булышу ошый (Зб 37:25).

  • Аллаһының иң юмарт бүләге — Гайсә Мәсихнең йолым корбаны (Ях 3:16).

w13 15.6. 14, 15 б., 9, 11 АБЗАЦЛАРНЫ АЛДАН УКЫП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИР:

  • Йәһвәдән үрнәк алып, ничек юмарт булырга?

  • Нинди яктан беренче гасыр мәсихчеләреннән үрнәк алып була? (od 12 бүл., 12—15 абз.)

  • Йәһвәгә карата юмартлыкны ничек күрсәтеп була?

  • Юмарт булу нинди фатихалар китерә?