МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Телефон аша вәгазьләү
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Телефон аша вәгазьләү — «яхшы хәбәр хакында төпле шаһитлек бирер» өчен мөһим ысул (Рс 20:24) *. Шартлар аркасында үзебез кешеләр янына килә алмаганда, бу ысул безгә шаһитлек бирергә мөмкинлек бирә.
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
-
Әзерләнегез. Туры килгән теманы сайлагыз. Нәрсә әйтергә теләгәнегезне план итеп языгыз. Автоответчик булган очракта үзегез әйтәчәк кыска хәбәрне әзерли аласыз. Алдыгызда план һәм кирәк булачак башка материаллар, мәсәлән ачылган «JW Library®» кушымтасы я jw.org® сайты булса, уңайлы булыр
-
Үзегезне иркен тотыгыз. Табигый итеп сөйләшегез. Елмаеп һәм ишарәләр кулланып сөйләгез, әйтерсең лә кеше сезне күрә ала. Кирәкмәгән паузалар ясамагыз. Берәрсе сезгә ярдәм итсә, яхшы булыр иде. Кеше сорау бирсә, сорауны кычкырып кабатлагыз, шулай итеп хезмәттәшегез сезгә җавапны табарга ярдәм итә алыр
-
Кабат сөйләшүгә нигез салыгыз. Кеше кызыксынса, сез киләсе сөйләшүгә нигез салыр өчен, берәр сорау бирә аласыз. Шулай ук электрон почта аша я шәхсән күрешеп берәр басманы бирергә тәкъдим итеп була. Берәр видеороликны я мәкаләне дә мессенджер я электрон почта аша җибәрергә тәкъдим итә аласыз. Урынлы булса, кешегә сайтыбыздагы берәр рубрика турында әйтеп була
^ 3 абз. Сезнең территориягездә телефон аша вәгазьләү мөмкинлеге булса, шәхси мәгълүматка кагылышлы җирле законнарны исәпкә алырга кирәк.