АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЛЕВИЛЕЛӘР 8, 9
Йәһвә хуплавына дәлил
Һарун һәм аның уллары рухани хезмәтенә багышлангач, Йәһвә ут ярдәмендә яндыру корбанын йоткан. Бу Йәһвәнең аларны хуплавын күрсәткән. Шулай итеп Йәһвә моны күзәтүче халыкны бу руханиларга булышлык итәргә дәртләндергән. Бүген Йәһвә Гайсә Мәсихне бөек баш рухани итеп куллана (Ев 9:11, 12). 1919 елда Гайсә майланган ир-атлардан торган кечкенә төркемне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләгән (Мт 24:45). Йәһвә ышанычлы хезмәтчене фатихалый, хуплый һәм аңа булышлык итә икәнен нәрсә дәлилли?
Каты эзәрлекләүләргә карамастан, ышанычлы хезмәтче безне рухи ризык белән тәэмин итүен дәвам итә
Пәйгамбәрлек ителгәнчә, яхшы хәбәр «бөтен җиһанда вәгазьләнә» (Мт 24:14)
Без ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә ничек булышлык күрсәтә алабыз?