Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүзләр

Кереш сүзләр

«ГАЙСӘ ЧЫННАН ДА ЯШӘГӘНМЕ?»

Сорау: Кайбер кешеләр Гайсә чыннан да яшәгәнме, юкмы икәненә шикләнә, ә икенчеләре моны бер дә шик астына алмый. Башкалар исә моны берничек тә тикшереп булмый ди. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Тәкъдим ит: Бу брошюрада шушы сорауга кагылышлы дәлилләр карала.

ХАКЫЙКАТЬКӘ ӨЙРӘТЕГЕЗ

Сорау: Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

Шигырь: Ях 11:11—14

Хакыйкать: Кеше үлгәч, яшәүдән туктый. Шуңа күрә безгә теге дөньядан куркасы юк. Гайсә үлемне йокы белән чагыштырган. Ул Лазарны уяткандай безнең үлгән якын кешеләребезне дә уятачак, һәм алар яңадан җирдә яши алачак (Әп 14:14).

ҖЫЕЛЫШ ОЧРАШУЛАРЫНА ЧАКЫРУ (inv)

Тәкъдим ит: Сезне Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкка чакырасым килә. Ул безнең гыйбадәт кылу урыны Патшалык Залыбызда үтәчәк. Керү түләүсез. [Очрашуга чакыруны бир, ял көнне үтәчәк очрашуның вакытын һәм кайда үтәчәген әйт, ачык нотыкның темасын әйт.]

Сорау: Сезнең Патшалык Залында булганыгыз бармы? [Уңайлы булса, «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеороликны күрсәт.]

МИНЕМ КЕРЕШ СҮЗЕМ

Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.