МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Үз-үзен сөюне һәм ярсуны кире кагыгыз
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Гайсә аның шәкертләре ярату белән аерылып торачак дигән (Ях 13:34, 35). Мәсихчеләрчә ярату күрсәтер өчен, без башкалар турында уйларга, ярсуыбызны басарга тиеш (1Кр 13:5).
МОНЫҢ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
-
Берәрсе рәнҗетүче сүзләр әйтсә я шундый эшләр кылса, тукта һәм үзеңә сорау бир: ни өчен андый проблема туды һәм ясарга җыенган адымнарыңның нәтиҗәсе нинди булачак? (Гс 19:11)
-
Исеңдә тот: камил кеше юк. Соңрак үкенерлек эшләр я сүзләрне һәркем эшли я әйтә ала
-
Туган проблеманы шунда ук хәл ит
«БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ЯРАТЫГЫЗ. ҮЗ-ҮЗЕН СӨЮНЕ ҺӘМ ЯРСУНЫ КИРЕ КАГЫГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Ларри Томның киңәшен ничек кабул итте?
-
Туктап уйлану Томга ярсымаска ничек булышты?
-
Томның йомшак җавабы хәлне ничек җайга салды?