Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Бердәмлек кадерле, аны саклагыз

Чын мәсихчеләр ярату белән аерылып тора. Бердәмлек кадерле, аны саклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Үз үлеме алдыннан, төнлә, Гайсә үзенең шәкертләре «тулысынча бердәм» булсын дип дога кылган (Ях 17:23, иск.). Бердәм калыр өчен без «яман эшләрне санап бармый» торган ярату күрсәтергә тиеш (1 Кр 13:5).

МОНЫҢ ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

  • Йәһвәдән үрнәк алып, башкаларда яхшыны күрергә тырыш

  • Чын күңелдән гафу ит

  • Проблема хәл ителгәч, аны искә төшереп торма (Гс 17:9)

«БЕР-БЕРЕГЕЗНЕ ЯРАТЫГЫЗ. ЯМАН ЭШЛӘРНЕ САНАП БАРМАГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Видеороликның беренче өлешендә, ничек итеп Хелен яман эшләрне санап барганын күрсәтә?

  • Видеороликның икенче өлешендә, ничек итеп Хелен үзенең дөрес булмаган фикер йөртүен җиңә һәм дөрес караш үстерә?

  • Ахыр чиктә ничек Хелен җыелыш бердәмлегенә үз өлешен кертә?

Яман эшләрне санап барсак, кемгә иң зур авырту китерербез?