МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Йәһвәне беренче урынга куеп яшәгез
Эшне табу авыр булганда, безгә Патшалыкны һәм Аллаһы тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәү җиңел булмаска мөмкин. Моның аркасында бездә хезмәтебезгә комачаулаган я Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән эшкә ризалашырга вәсвәсә туарга мөмкин. Ләкин һич шикләнмик: Йәһвә «үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтә» (2Ел 16:9). Кайгыртучан Әтиебезгә безгә булышырга һәм безне кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә бернәрсә дә комачаулый алмый (Рм 8:32). Шуңа күрә эшкә кагылышлы карарлар кабул иткәндә, без Йәһвәгә таянырга һәм хезмәтне беренче урынга куярга тиеш (Зб 16:8).
«ЙӘҺВӘ ӨЧЕН ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ЭШЛӘГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Ни өчен Джейсон ришвәттән баш тарткан?
-
Көләсәйлеләргә 3:23 тәге сүзләр безгә ничек кагыла?
-
Джейсонның үрнәге Томаска ничек тәэсир иткән?
-
Маттай 6:22 дәге сүзләр безгә ничек кагыла?