МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Мәңге шатланып яшәгез!» басмасын хезмәттә кулланыгыз
Изге Язмалар өйрәнүе өчен яңа брошюра һәм яңа китап чыккач, без бик шатландык! Без Йәһвәгә шәкертләр әзерләүдә куйган тырышлыкларыбызны фатихаласын дип дога кылабыз (Мт 28:18—20; 1Кр 3:6—9). Бу яңа коралларны ничек кулланырга?
«Мәңге шатланып яшәгез!» дигән интерактив басма буенча өйрәнүгә әзерләнгәндә һәм өйрәнү үткәргәндә, киләсе җитәкчелек буенча эш итегез *.
-
Материалны укыгыз һәм сораулар буенча фикер алышыгыз
-
«Укы» дип билгеләнгән шигырьләрне укып, өйрәнүчегә аларны ничек кулланып була икәнен аңларга булышыгыз
-
Видеороликларны күрсәтегез һәм, китерелгән сорауларны кулланып, фикер алышыгыз
-
Берьюлы бер дәресне үтәргә тырышыгыз
Кеше кызыксынамы, юкмы икәнен күрер өчен, башта брошюраны кулланыгыз. (« Беренче сөйләшүдә „Мәңге шатланып яшәгез!“ брошюрасын тәкъдим итү» дигән рамканы карагыз.) Брошюраны тәмамласагыз һәм кеше өйрәнүен дәвам итәргә теләсә, китапны тәкъдим итеп, 4 нче дәрестән башлап була. Әгәр дә сез кеше белән инде берәр басма буенча өйрәнәсез икән, шул чакта «Мәңге шатланып яшәгез!» китабына күчегез һәм кайдан башларга икәнен үзегез хәл итегез.
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНӘ БАШЛАГЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Өйрәнүчеләр яңа китаптан нәрсә беләчәк?
-
Ни өчен яңа гына өйрәнә башлаган кешеләргә бу видеоны күрсәтергә кирәк?
-
Өйрәнүчене нинди максатлар куярга дәртләндерергә кирәк? (« Һәр кисәкнең темасы һәм максатлары» дигән таблицаны карагыз.)
^ 4 абз. ИСКӘРМӘ: өйрәнү вакытында «Өстәмә материал»ны карап чыгу мәҗбүри булмаса да, әзерләнгәндә, аны укыр өчен һәм андагы видеоматериалны карар өчен, вакыт бүлеп куегыз. Шулчак сез өйрәнүчегезгә нәрсә аеруча ярдәм итәр икәнен күрерсез. Китапның электрон басмасында видеороликларга һәм өстәмә материалга сылтамалар бар.
ҺӘР КИСӘКНЕҢ ТЕМАСЫ ҺӘМ МАКСАТЛАРЫ |
|||
---|---|---|---|
ДӘРЕСЛӘР |
ТЕМА |
ӨЙРӘНҮЧЕ ӨЧЕН МАКСАТЛАР |
|
01-12 |
Изге Язмалар сезгә ничек ярдәм итә ала һәм аның Авторы белән ничек танышып була? |
Өйрәнүчегезне Изге Язмаларны укырга, өйрәнүгә әзерләнергә һәм җыелышка йөрергә дәртләндерегез |
|
13-33 |
Аллаһы безнең өчен нәрсә эшләгән һәм аңа нинди гыйбадәт яраклы? |
Өйрәнүчегезне алган белемнәрен башкалар белән уртаклашырга һәм вәгазьче булып китәргә дәртләндерегез |
|
34-47 |
Аллаһы үз хезмәтчеләреннән нәрсә көтә? |
Өйрәнүчегезне үз тормышын Йәһвәгә багышларга һәм суга чумдырылырга дәртләндерегез |
|
48-60 |
Аллаһы мәхәббәтендә калыр өчен, нәрсә эшләргә? |
Өйрәнүчегезне яхшылыкны явызлыктан аера белергә һәм Аллаһыга якынлашырга дәртләндерегез |