МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Никах — гомерлек союз
Бәхетле мәсихче гаиләләр Йәһвәне данлый (Мк 10:9). Никах нык булсын өчен, мәсихчеләр, тормыш иптәшен сайлаганда, Изге Язмалардагы принциплар буенча төгәл эш итәргә тиеш.
Бик яшь булганда йөрешү акыллы булмас иде, чөнки җенси теләкләрнең көчле булуы аек фикер йөртергә комачауларга мөмкин (1Кр 7:36). Үз гаиләңне корганчы, вакытны Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңне ныгытыр өчен һәм мәсихче сыйфатлар үстерер өчен куллан. Бу сиңа никахка яхшырак әзерләнергә булышыр.
Булачак тормыш иптәшенең эчке асылын күрер өчен, вакыт кирәк (1Пт 3:4). Әгәр зур шикләр туса, моның турында йөрешкән кешең белән сөйләш. Башка мөнәсәбәтләрдәге кебек үк, никахта алуга караганда бирү мөһимрәк (Фп 2:3, 4). Никахка кергәнче Изге Язмалардагы принципларны куллану бәхетле гаиләгә нигез салырга ярдәм итәр.
«НИКАХКА ӘЗЕРЛӘНҮ. 3 НЧЕ КИСӘК. „КҮПМЕГӘ ТӨШӘСЕН ХИСАПЛА“» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Апа-кардәшнең Шейн белән мөнәсәбәтләре ничек үсә барган?
-
Соңрак ул нәрсәгә игътибар иткән?
-
Әти-әнисе апа-кардәшкә ничек булышкан һәм ул нинди акыллы карар кабул иткән?