Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

16—22 сентябрь

ЗӘБУР 85—87

16—22 сентябрь

41 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. Дога безгә нык калырга булыша

(10 мин)

Йәһвәдән үзегезгә шатлык бирүен сорагыз (Зб 86:4)

Йәһвәдән үзенә тугры булып калыр өчен ярдәм сорагыз (Зб 86:11, 12; w12 15.5. 25, абз. 10)

Йәһвәнең догаларыгызга җавап бирәчәгенә ышанычыгыз нык булсын (Зб 86:6, 7; w23.05 13, абз. 17, 18)


ҮЗЕҢНӘН СОРА: «Сынауларга очраганда, мин озаграк һәм ешрак дога кыламмы?» (Зб 86:3)

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Зб 86:11. Давытның догасы йөрәк турында нәрсә ачыклый? (it-2-U 783, абз. 5)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Өйрәнү тәкъдим ит (lmd 3 дәрес, 5 пункт).

5. Кабат килеп китү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Үткәндә дөньядагы хәл турында борчылу белдергән кешегә өйрәнү тәкъдим ит (lmd 7 дәрес, 4 пункт).

6. Шәкертләр әзерләү

(5 мин) lff 15 дәрес, 5 пункт. Өйрәнүчең белән киләсе атнада, үзең булмаган чакта, өйрәнү ничек үткәреләчәк икәне турында фикер алыш (lmd 10 дәрес, 4 пункт).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

83 җыр

7. «Бирешмә»

(5 мин) Фикер алышу.

ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Ни өчен кайвакыт бездә хезмәттә бирешергә теләк туарга мөмкин?

  • Ни өчен безгә бирешмәскә кирәк?

8. Өйрәнүләр тәкъдим итүегезне дәвам итегез!

(10 мин). Фикер алышу.

Сез бу айдагы махсус кампания барышында «Мәңге шатланып яшәгез!» брошюрасы буенча өйрәнү башладыгызмы? Башлагансыз икән, бу, һичшиксез, сезне сөендергәндер һәм башкаларны да рухландыргандыр. Ә өйрәнүегез юк икән, сезгә тырышлыкларыгыз заяга киткән кебек тоеладыр. Алайса, нәрсә эшләп була соң?

«„Һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотып“, сабырлык күрсәтәбез. Вәгазьләгәндә» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Хезмәтебез заяга киткән кебек тоелса, 2 Көринтлеләргә 6:4, 6 безгә ничек булыша ала?

  • Өйрәнү башлар өчен куйган тырышлыкларыгыз уңышсыз булып күренсә, хезмәттә нинди үзгәрешләр ясап була?

Шуны онытмыйк: шатлыгыбыз күпме өйрәнү башлаганыбызга я үткәргәнебезгә бәйле түгел. Йәһвә безнең тырышлыкларыбызны хуплый, бу безгә шатлык китерә (Лк 10:17—20). Шуңа күрә, «Раббыга хезмәт иткәндә башкарган эшләрегезнең... юкка гына түгел икәнен белеп», бу кампаниядә чын күңелдән катнашуыгызны дәвам итегез! (1Кр 15:58)

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 39 җыр һәм дога