Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә шушы хаталарны эшләмәгез

Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә шушы хаталарны эшләмәгез

Күп сөйләү. Бар нәрсәне үзегезгә аңлатырга кирәк дип уйламагыз. Гайсә кешеләргә уйланырга һәм дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итәр өчен сораулар кулланган (Мт 17:24—27). Сораулар өйрәнүне җанландыра һәм өйрәнүчегезнең нәрсә аңлаганын һәм нәрсәгә ышанганын билгеләргә ярдәм итә. Сорау биргәч, сабыр булып җавапны кәтегез. Өйрәнүче хаталы җавап бирсә, дөрес җавап бирер урынына, өстәмә сораулар кулланып, аңа дөрес нәтиҗәгә килергә булышыгыз. Өйрәнүче яңа фикерләрне үзләштерә алсын өчен дөрес сөйләм темпы сайлагыз.

Катлауландыру. Үтә торган тема турында бар белгәннәрегезне сөйләмәгез (Ях 16:12). Пунктының төп фикеренә игътибар итегез. Нечкәлекләр, хәтта кызыклары, төп фикерләрне томаларга мөмкин. Өйрәнүче төп фикерне аңлаган икән, чираттагы пунктка күчегез.

Материал үтү генә. Безнең максатыбыз — материал үтү генә түгел, ә йөрәкә үтеп керерлек итеп өйрәтү (Лк 24:32). Дәрестәге төп шигырьләргә игътибар итеп, Аллаһы Сүзенең кодрәтен кулланыгыз (2Кр 10:4; Ев 4:12). Гади мисаллар китерегез. Өйрәнүченең шәхси авырлыкларын һәм карашларын игътибарга алып, дәресне аңа яраклаштырыгыз. Мондый сораулар бирегез: «Өйрәнгәннәрең турында нәрсә уйлыйсың? Бу безне Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтә? Синеңчә андый киңәшне куллану нинди файда китерә?»