Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кызыксынган кешеләрне җыелыш очрашуларына килергә дәртләндерү

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Кызыксынган кешеләрне җыелыш очрашуларына килергә дәртләндерү

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Очрашуларда без һәрвакыт «Йәһвәгә... җырлар җырлыйбыз» һәм «аны... мактыйбыз» (Зб 149:1). Анда без Аллаһының ихтыярын үтәргә өйрәнәбез (Зб 143:10). Кызыксынган кешеләр һәм Изге Язмаларны өйрәнүчеләр җыелыш очрашуларына йөри башлагач, гадәттә рухи яктан тизрәк үсәләр.

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Мөмкин кадәр тизрәк чакыру кәгазен бир. Изге Язмалар өйрәнүенең башлануын көтәсе юк (Ач 22:17)

  • Кызыксынган кешегә киләсе очрашуда нәрсә булачагын һәм нәрсә каралачагын аңлат. Бу яктан җыелыш очрашуына чакыру кәгазе, «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеоролик һәм «Йәһвәнең ихтыяры» брошюрасыннан 5 нче һәм 7 нче дәресләр файдалы булыр

  • Ярдәм тәкъдим ит. Бәлки, кызыксынган кешегә анда барып җитәр өчен я кияргә тиешле кием сайлар өчен ярдәм кирәктер. Очрашуда аның белән утыр һәм каралачак басманы аңа күрсәтеп тор. Аны башкалар белән таныштыр