Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Ишеккә бала килсә

Ишеккә бала килсә

Ишеккә бала килсә, безгә аның я әтисен, я әнисен чакыртырга кирәк. Шулай итеп без ата-ананың хокукын хөрмәт иткәнебезне күрсәтербез (Гс 6:20). Бала безне керергә чакырса, без баш тартырбыз. Ата-анасы өйдә юк икән, безгә башка вакытта килергә кирәк.

Әгәр аңа 15—19 тирәсе булса, шулай ук я әтисен, я әнисен чакырту урынлы булыр иде. Алар өйдә булмаса, без аңардан әти-әнисе аңа үзенә нәрсә укырга икәнен сайларга рөхсәт итәме дип сорый алабыз. Рөхсәт итәләр икән, без аңа басмалар тәкъдим итә алабыз.

Кызыксынган яшь кешегә кабат килеп киткәндә, безгә аңардан я әтисе, я әнисе белән таныштыруын сорарга кирәк. Шулай итеп аларга килүебезнең максатын аңлатырга һәм Изге Язмалардан гаиләләргә кагылышлы ышанычлы киңәшләр күрсәтергә мөмкинлегебез булыр (Зб 119:86, 138). Ата-анасына күрсәткән хөрмәт һәм игътибарыбыз яхшы шаһитлек булыр һәм, бәлки, гаиләләренә яхшы хәбәрне вәгазьләргә башка мөмкинлекләр тудырыр (1Пт 2:12).