Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЗӘБУР 119

«Йәһвәнең кануны буенча йөрегез»

«Йәһвәнең кануны буенча йөрегез»

Йәһвәнең кануны буенча йөрү Аллаһының җитәкчелегенә буйсынырга әзер булуны аңлата. Изге Язмаларда мәдхия җырлаучы кебек Йәһвәнең канунын үтәгән һәм аңа таянган кешеләрнең мисаллары бик күп.

Чын бәхет безнең Аллаһы канунында йөрүебезгә бәйле

119:1—8

Йошуа Йәһвәнең җитәкчелегенә тулы ышаныч күрсәткән. Ул бәхетле һәм уңышлы булыр өчен Йәһвәгә бөтен йөрәге белән таянырга кирәк икәнен белгән

Аллаһы Сүзе тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгар өчен кирәкле кыюлык бирә

119:33—40

Ирмия кыен шартларда кыю булган һәм Йәһвәгә өметләнгән. Ул гади тормыш алып барган һәм бирешмичә үз вазифасын үтәгән

Аллаһы Сүзен төгәл белү безгә ышаныч белән вәгазьләргә ярдәм итә

119:41—48

Паул Аллаһы хәбәрен курыкмыйча сөйләгән. Ул, Йәһвәнең ярдәменә тулысынча ышанып, кыюлык белән идарәче Феликәскә вәгазьләгән

Нинди очракларда мин кыюрак вәгазьли алам?

  • Мәктәптә

  • Эштә

  • Гаиләдә

  • Башка