Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Изге Язмалар турында сөйләшүгә күчәргә ярдәм итүче очраклы вәгазьләүне ничек башларга

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Изге Язмалар турында сөйләшүгә күчәргә ярдәм итүче очраклы вәгазьләүне ничек башларга

Сөйләшү туп белән уйнауга охшаш. Моның бернинди дә авырлыгы юк, бары тик ким дигәндә ике кеше генә кирәк. Икенче мәртәбә «тупны» — кешегә берничә сүзне ыргытып кара, һәм, бәлки, «уен» — сөйләшү башланыр.

  • Үзеңне дусларча тот һәм кешеләр белән сөйләшергә оялма. Гайсә, арыганлыгына карамастан, самарияле хатыннан су сорап, сөйләшүне башлаган. Син сөйләшүне, кешегә елмаеп, һава торышы я агымдагы вакыйгалардан башлый аласың. Синең максатың сөйләшүне башлау икәнен онытма, шуңа күрә кешегә кызыклы булырлык тема күтәр. Әгәр дә кеше сөйләшүгә кушылмаса, борчылма. Башка кеше белән сөйләшүне башлап кара. Йәһвәдән догада кыюлык сора (Нк 2:4; Рс 4:29).

  • Сөйләшкән вакытта яхшы хәбәр белән уртаклашырга мөмкинлек эзлә. Әмма ашыкма. Сөйләшү табигый булсын. Кинәт кенә теманы бору кешене аптырашта калдырырга мөмкин һәм сөйләшү өзелер. Әгәр сөйләшүегез өзелсә, ә син хакыйкать белән бүлешергә өлгермәсәң, күңелсезләнмә. Әгәр яхшы хәбәр белән бүлешергә кирәк дигән уй сине куркытса, баштан вәгазьләү максаты куймыйча гына сөйләшүне башлап кара. [№ 1 видеороликны күрсәт һәм фикер алыш.]

  • Сөйләшүне рухи темага үзең борып кара. Мәсәлән, кешене күбрәк белергә дәртләндерә торган һәм үзеңә дә кызыклы булган Изге Язмалардан берәр фикер белән бүлеш. Самарияле хатын кызыксына башлагач, үзе Гайсәгә сораулар бирә башлаган. Нәтиҗәдә, Гайсә, аның сорауларына җавап биреп, яхшы хәбәр белән уртаклаша алган. [№ 2 видеороликны күрсәт һәм фикер алыш, ә соңыннан № 3 видеороликны күрсәт һәм фикер алыш.]