Бер тапкыр Гайсә мисал китергән, әмма аны шәкертләре аңламаган. Кайберләре Гайсәнең сүзләренә шулкадәр ачуланган ки, хәтта аны калдырып киткән. Ә бит кичә генә Гайсә аларны могҗизалы рәвештә ашаткан һәм моның белән Аллаһы аңа көч бирә икәнен күрсәткән! Ни өчен соң алар Гайсәгә карата бик тиз иманнарын югалткан? Күрәсең, бу кешеләр Гайсәне үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен генә тыңлаган. Аларны Гайсәдән нәрсәдер алу гына кызыксындырган.
Үзеңә мондый сорау биреп була: «Ни өчен мин Мәсих эзләреннән барам? Андый тормыш рәвеше хәзер яисә киләчәктә алачак фатихалар алу белән генә бәйле булгангамы? Я мин моны Йәһвәне яратканга һәм аны сөендерергә теләгәнгә эшлимме?»
Ни өчен безне Йәһвәгә хезмәт итәргә беренче чиратта киләсе мотивлар этәрсә, иманыбызны югалта алабыз?
-
Безгә Аллаһы халкы белән аралашу ошый
-
Без оҗмахта яшәргә телибез