МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Территориягездәге бар кешеләрне Кичәгә чакырыгыз!
27 февральдә башланачак кампания дәвамында без Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә территориябездәге мөмкин булганча күбрәк кешеләрне чакырырбыз. Кешеләрнең һәркайсы кызыксынуын үстерергә тырышырбыз.
ЭШ ИТҮ ПЛАНЫ
КЕРЕШ СҮЗЕҢНЕ ӘЙТ
«Без бер бик мөһим вакыйгага чакырулар таратабыз. 23 март көнне бөтен җир буйлап миллионлаган кеше Гайсә Мәсихнең үлемен искә алыр өчен җыелачак. Ул очрашуда аның үлеме безгә нинди файда китерә икәне турында Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгыраячак. Бу чакыруда якындагы очрашуның вакыты һәм урыны күрсәтелә. Килегез, сезне күрергә шат булырбыз».
Кеше кызыксынса...
-
«НИ ӨЧЕН ГАЙСӘ ГАЗАП ЧИККӘН ҺӘМ ҮЛГӘН» БРОШЮРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТ
Кабат килеп китү өчен нигез сал.
-
КИЧӘ ТУРЫНДА ВИДЕОРОЛИК КҮРСӘТ
Кабат килеп китү өчен нигез сал.
Кабат килеп китү вакытында...
-
«НИ ӨЧЕН ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНЕРГӘ?» ВИДЕОРОЛИГЫН КҮРСӘТ
Аннары Изге Язмаларны өйрәнер өчен шәхси планнарның берсен күрсәт.
-
«НИ ӨЧЕН ГАЙСӘНЕҢ ҮЛЕМЕН ИСКӘ АЛУ МӨҺИМ?» ДИГӘН МӘКАЛӘНЕ КАРАП ЧЫК
Мәкаләне кулланып, Кичә турында күбрәк сөйлә (bp156).
-
«АЛЛАҺЫНЫ ТЫҢЛА» БРОШЮРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТ
18—19 битләрне кулланып, Мәсих үлеменең мәгънәсен аңлат. Аннары брошюраны тәкъдим ит.