МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Ресурсларны акыллы кулланыгыз
Гайсә: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез»,— дип өйрәткән (Мт 10:8). Бу ачык күрсәтмәгә колак салып, без кешеләрдән Изге Язмалар китабы я Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият өчен акча алмыйбыз (2Кр 2:17). Шулай да бу басмаларда Аллаһы Сүзеннән кыйммәтле хакыйкатьләр бар. Аудио-, видео- һәм башка материалларны әзерләү өчен, бик күп көч һәм акча сарыф ителә.
Кешегә берәр нәрсәне электрон форматта калдырыргамы икәнен хәл иткәндә акыллы булыгыз (Мт 7:6). Кызыксынуын билгеләр өчен, аның белән сөйләшергә тырышыгыз. Рамкадагы сорауларның берсенә генә булса да, «әйе» дип җавап бирә аласызмы? Кешенең кызыксынуын билгеләү авыр булса, берәр нәрсә җибәрәм дип аны күндерергә тырышмагыз. Әлбәттә, кеше үзенә брошюра я башка берәр басма сораса, без аңа аны җибәрергә шат булырбыз (Гс 3:27, 28).