Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ИШАГЫЯ 58—62

«Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы хакында... игълан итегез»

«Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы хакында... игълан итегез»

«Йәһвәнең илтифат күрсәткән елы» — туры мәгънәдәге ел түгел

61:1, 2

  • Бу — Йәһвә юашларга азатлык турындагы хәбәренә үз мөнәсәбәтләрен белдерергә мөмкинлек биргән билгеле бер чор

  • Беренче гасырда бу илтифат елы Гайсә б. э. 29 елында үз хезмәтенә керешкәч башланган һәм Йәһвәнең «үч алу көненә» кадәр, б. э. 70 елында Иерусалим җимерелгәнчегә кадәр дәвам иткән

  • Безнең көннәрдә ул ел Гайсә 1914 елны күктә патша итеп тәхеткә утыртылгач башланган һәм бөек афәт белән тәмамланачак

Йәһвә үз халкын «тәкъвалык агачлары» белән фатихалый

61:3, 4

  • Дөньядагы иң озын агачлар гадәттә бергә, бер-берсенә терәк булып, урманнарда үсә

  • Шул агачларның зур тамырлары бер-берсенә уралып үсеп, аларны нык тотып тора һәм давылларга каршы торырга ярдәм итә

  • Озын агачлар яшь агачларга яклау күләгәсе биреп тора, һәм агачлардан коелган яфраклар туфракны баета

Бөтендөнья мәсихче җыелышына кергән кешеләр «тәкъвалык агачлары», ягъни майланган калдыкның ярдәменнән һәм яклавыннан файда ала