Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ИШАГЫЯ 63—66

Яңа күкләр һәм яңа җир зур шатлык китерәчәк

Яңа күкләр һәм яңа җир зур шатлык китерәчәк

Аллаһының Ишагыя китабының 65 нче бүлегендә язылган торгызылу турындагы вәгъдәсе шулкадәр ышанычлы ки, Йәһвә бу турыда ул инде үтәлгәндәй сөйли.

Йәһвә яңа күкләр һәм яңа җир барлыкка китерә; анда элекке нәрсәләр инде искә төшмәс

65:17

Нәрсә ул яңа күкләр?

  • Җирдә гадел шартлар булдырачак яңа хөкүмәт

  • Бу хөкүмәт 1914 елны Мәсих Аллаһының Патшалыгында Патша итеп тәхеткә утыртылгач урнаштырылган

Нәрсә ул яңа җир?

  • Күктәге яңа хөкүмәтнең идарәсенә шатлык белән буйсынган бар милләттән, телдән һәм расадан чыккан кешеләр җәмгыяте

Нинди мәгънәдә элекке нәрсәләр инде искә төшмәс?

  • Ачы хатирәләр китергән сәбәпләр — физик, психик һәм эмоциональ газаплар инде булмаячак

  • Тугры кешеләр тормышка тулы мәгънәдә шатланачак һәм һәр үткән көн турында күңелле хатирәләр саклаячак