МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Өметегезгә шатланып яшәгез
Өмет якорь сыман (Ев 6:19). Ул безгә давыллы диңгезгә эләккәндә, корабны кыяларга бәрелүдән саклаган кебек, рухи һәлакәттән сакланырга булыша (1Тм 1:18, 19). Давыллы диңгез бу безнең өмет өзелү, материаль югалту, дәвамлы авыру, якын кешене югалту яки сафлыгыбызны куркыныч астына куйган һәр нәрсә булырга мөмкин.
Иман һәм өмет безгә вәгъдә ителгән бүләкне ачык күрергә ярдәм итә (2Кр 4:16—18; Ев 11:13, 26, 27). Шуңа күрә, өметебез нинди генә булмасын — күктә яшәргәме, җирдәме, без Аллаһы Сүзендә язылган вәгъдәләр турында һәрвакыт уйланып, аны сакларга тиеш. Шулчак сынаулардан интеккәндә шатлыгыбызны саклау җиңелрәк булыр (1Пт 1:6, 7).
«ӨМЕТЕГЕЗГӘ ШАТЛАНЫП ЯШӘГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Ни өчен Муса безнең өчен яхшы үрнәк булып тора?
-
Гаилә башында нинди җаваплылык бар?
-
Гаилә белән гыйбадәт кылганда, нинди йөкләмәләрне карап чыгып була?
-
Өмет сезгә сынауларны ышаныч белән кичерергә ничек ярдәм итә ала?
-
Сез нәрсәне түземсезлек белән көтәсез?