Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

«Әти-әниеңне хөрмәт ит»

«Әти-әниеңне хөрмәт ит»

Гайсә, җирдә яшәгәндә, мондый әмернең мөһимлегенә басым ясаган: «Әти-әниеңне хөрмәт ит» (Чг 20:12; Мт 15:4). Һичшиксез, Гайсә сүз иреге белән сөйләгән, чөнки үзе дә әти-әнисенә «тыңлаучан булган» (Лк 2:51, иск.) Моннан тыш, ул, үз үлеменнән соң әнисе турында кайгыртсыннар өчен, тиешле чаралар күргән (Ях 19:26, 27).

Безнең көннәрдә дә яшь мәсихчеләр, әти-әниләренә тыңлаучан булып һәм алар белән ихтирамлы сөйләшеп, аларны хөрмәт итәләр. Бу әмернең мөһимлеге вакыт узу белән югалмый. Әти-әниләребез картайса да, без, аларның зирәк киңәшләренә колак салып, аларны алга таба да хөрмәт итәргә тиеш (Гс 23:22). Шулай ук аларның эмоциональ һәм матди ихтыяҗлары турында кайгыртып, без олы яшьтәге әти-әниләребезгә хөрмәт күрсәтәбез (1Тм 5:8). Яшьме без, олы яшьтәме, әти-әнине хөрмәт итүнең сере — алар белән якын аралашу.

«ӘТИ-ӘНИ БЕЛӘН НИЧЕК СӨЙЛӘШЕРГӘ?» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ни өчен кайвакыт әти-әни белән сөйләшү авыр?

  • Әти-әни белән сөйләшкәндә, ничек син аларга карата хөрмәт күрсәтә аласың?

  • Әти-әни белән аралашу җиңел булмаса да, ни өчен бирешмәскә кирәк? (Гс 15:22)

    Әти-әни белән аралашу сине тормышта уңышлы итәр