МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Сорауларны уңышлы куллану
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? «Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар», ә сорауларны аларны чумырып алыр өчен чиләк белән чагыштырып була (Гс 20:5). Сораулар ярдәмендә без тыңлаучыбызны сөйләшүдә катнаштырабыз. Яхшы сайланган сораулар биреп, без мөһим мәгълүмат ишетә алабыз. Гайсә сорауларны уңышлы кулланган. Без аңардан ничек үрнәк ала алабыз?
КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:
-
Кешенең фикерен белергә ярдәм итүче сораулар бир. Гайсә, үз шәкертләренең фикерен белер өчен, берничә сорау биргән. (Мт 16:13—16; «Сорауларны уңышлы куллану» дигән күнекмәне кара.) Син, кеше фикерен белер өчен, нинди сораулар бирә алыр идең?
-
Уйланырга дәртләндерүче сораулар бир. Петернең ялгыш фикер йөртүен төзәтер өчен, Гайсә аңа, сораулар биреп, дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итүче төрле җаваплар китергән (Мт 17:24—26). Кешегә дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итәр өчен, нинди сораулар биреп була?
-
Тыңлаучыңны макта. Канунчының «акыллы җавап биргәнен» күргәч, Гайсә аны мактаган (Мк 12:34). Сорауга җавап биргән кешене син ничек мактый алыр идең?
«МӘСИХ БАШКАРГАН ЭШНЕ БАШКАРЫГЫЗ. ӨЙРӘТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫҢ БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШЕН КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Мәгълүмат төгәл булса да, ни өчен бу өйрәтү уңышлы түгел?
-
Ни өчен без мәгълүматны тапшырудан күбрәкне эшләргә тиеш?
ВИДЕОРОЛИКНЫҢ ИКЕНЧЕ ӨЛЕШЕН КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Абый-кардәшнең сорауларны уңышлы кулланганы нәрсәдән күренә?
-
Бу абый-кардәштән тагын кайсы яклардан үрнәк алып була?