МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Чыдамлылык белән көт
Аллаһы Патшалыгының килүен инде күпме көтеп яшисең? Авырлыклар туып торса да, түземлек белән көтәсеңме? (Рм 8:25). Кайбер мәсихчеләр нәфрәт, гаделсезлек белән очраша, ә кайберләренә хәтта үлем яный. Ә күпләргә төрле авырулар һәм картлык белән көрәшеп яшәргә туры килә.
Авырлыклар белән очрашсак та, безгә шатлык белән көтәргә нәрсә булыша ала? Безгә иманыбызны тукландырып торырга кирәк. Моның өчен Изге Язмаларны һәр көн укырга һәм уйланырга мөһим. Өметебезне күздән ычкындырмыйк (2 Кр 4:16—18; Ев 12:2). Йәһвәгә ялварып дога кылыйк һәм изге рухының көчен бирсен дип үтеник (Лк 11:10, 13; Ев 5:7). Яратучы күктәге Әтиебез без «сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен» безгә булыша ала (Кл 1:11).
«БЕЗ „ЧЫДАМЛЫЛЫК БЕЛӘН ЙӨГЕРЕРГӘ“ ТИЕШ. БҮЛӘК АЛАЧАГЫҢА ҺИЧ ТӘ ШИКЛӘНМӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Тормышта нинди «очраклы хәлләр» булырга мөмкин? (Вг 9:11)
-
Сынаулар вакытында дога безгә ничек булыша?
-
Йәһвә хезмәтендә элеккегечә күп катнаша алмасак та, ни өчен игътибарыбызны башкара алган эшләребезгә тупларга кирәк?
-
Бүләгебезне алуыбызга һич тә шикләнмичә яшәргә нәрсә булыша ала?