Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Нәтиҗәсез Изге Язмалар өйрәнүләрен калдырабыз

Вәгазь сыйфатын яхшыртабыз. Нәтиҗәсез Изге Язмалар өйрәнүләрен калдырабыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ? Коткарылыр өчен кешеләр Аллаһы исемен чакырырга тиеш (Рм 10:13, 14). Шулай да, кайберәүләр Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашса да, Йәһвә нормалары буенча яшәргә теләми. Безнең Йәһвәне сөендерер өчен үзгәрешләр ясарга чыннан да теләгән кешеләргә булышасыбыз килә. Шулай итеп, без кадерле вакытыбызны яхшы итеп кулланырга телибез. Өйрәнүче вакыт узу белән алга барыр өчен тиешле адымнар ясамаса, без көчебезне Йәһвә үзенә һәм оешмасына җәлеп иткән кешеләргә булышыр өчен сарыф итәчәкбез (Ях 6:44). Әлбәттә, соңыннан кеше «мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкатьне кабул итәргә әзер» булуын күрсәтсә, без аның белән кабат өйрәнә башларбыз (Рс 13:48).

КАЙБЕР КИҢӘШЛӘР:

  • Өйрәнүчене төгәл белем алырга теләгәне өчен макта (1Тм 2:4)

  • Белгәннәрен тормышта куллану мөһим дип әйт (Лк 6:46—49)

  • Чәчүче турындагы мисалны карап чыгыгыз, һәм аңа кирәкле үзгәрешләр ясарга нәрсә комачаулый дип сора (Мт 13:18—23)

  • Ни өчен өйрәнүне туктатырга булдың икәнен йомшак кына аңлат

  • Син аңа вакыт-вакыт шалтыратырсың, аны дәртләндереп торырсың дип әйт. Өйрәнүче тиешле адымнар ясый башласа, кабат өйрәнә башларсыз дип ышандыр

«НӘТИҖӘСЕЗ ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ӨЙРӘНҮЛӘРЕН КАЛДЫРАБЫЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Өйрәнүче тиешле адымнар ясамый икәнен видеороликтагы сөйләшү ничек күрсәтә?

  • Кардәш өйрәнүчегә үзгәрешләр ясарга кирәклеген ничек аңлата?

  • Өйрәнүче әзер булгач, өйрәнү дәвам ителәчәк икәнен кардәш ничек итеп аңлата?