Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһының күзгә күренмәгән сыйфатларын аңларга тырышасыңмы?

Аллаһының күзгә күренмәгән сыйфатларын аңларга тырышасыңмы?

Төрле төсле чәчкәләргә, йолдызлы күккә я сокландыргыч шарлавыкка караганда, Барлыкка Китерүченең кулын күрәсеңме? Барлыкка китерелгән һәр нәрсә Йәһвәнең күзгә күренмәс сыйфатларын ачыклый (Рм 1:20). Күзләребез күргән нәрсәләр турында туктап уйлану Аллаһының кодрәте, акылы, яратуы, гаделлеге һәм юмартлыгы кебек сыйфатларны аңларга булыша (Зб 104:24).

Йәһвә барлыкка китергән нинди нәрсәләргә син һәр көн игътибар итәсең? Шәһәрдә яшәсәң дә, син агачлар һәм кошлар күрәсең. Йәһвә барлыкка китергән бар нәрсәне күзәтү безгә булыша ала. Мәсәлән, борчылуларны киметә, мөһимрәк нәрсәләрне беренче урынга куярга дәртләндерә, Йәһвәнең безнең турында мәңге кайгыртырга сәләтле булуына иманыбызны ныгыта (Мт 6:25—32). Балаларың булса, аларга Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатларын күрергә булыш. Барлыкка китерелгән бар нәрсә өчен рәхмәтле булу безне Йәһвәгә якынлаштыра (Зб 8:3, 4).

«АЛЛАҺЫНЫҢ ИСКИТКЕЧ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕ АҢА ДАН КИТЕРӘ. ЯКТЫЛЫК ҺӘМ ТӨРЛЕ ТӨСЛӘР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Ничек пигментлар безгә төсләр күрергә булыша?

  • Җемелдәүче төсләр ничек барлыкка килә?

  • Ни өчен күк төрле төскә керә?

  • Яши торган җиреңдә, син нинди гаҗәеп төсләр күргәнең бар?

  • Ни өчен безгә әйләнә-тирәдәге табигатьне күзәтер өчен вакыт бүлеп куярга кирәк?

Яктылык һәм төрле төсләр Йәһвәнең сыйфатлары турында нәрсә ачыклый?