Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллага хезмәт итәргә карар итү

Аллага хезмәт итәргә карар итү

16 дәрес

Аллага хезмәт итәргә карар итү

Алланың дусты булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк (1, 2)

Үзеңне Аллага ничек багышларга? (1)

Кайчан суга чумып алырга була? (2)

Аллага тугрылык саклар өчен кайдан көч алырга? (3)

1. Алланың дусты булыр өчен Изге Язмаларның хакыйкатен яхшылап өйрәнергә (1 Тимутегә 2:3, 4), өйрәнеп белгәннәреңә ышанырга (Еврейләргә 11:6); гөнаһларыңнан тәүбә итәргә (Рәсүлләр 17:30, 31) һәм тормыш рәвешеңне үзгәртергә кирәк (Рәсүлләр 3:19). Аннан соң Алланы яратуың үзеңне аңа багышлау теләге тудырырга тиеш. Бу шәхси догада Алла ихтыярын үтәр өчен үзеңне аңа бирүеңне әйтүне аңлата (Маттай 16:24; 22:37).

2. Үзеңне Аллага багышлаганнан соң суга чуму йоласын үтәргә кирәк (Маттай 28:19, 20). Суга чуму йоласы үзеңне Йәһвәгә багышлаганыңны барысына да белергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә Аллага хезмәт итәргә карар итә алырлык яшьтәге кешеләр генә суга чума ала. Чумганда кешенең бөтен гәүдәсе бик кыска вакытка гына су астына күмелергә тиеш * (Марк 1:9, 10; Рәсүлләр 8:36).

3. Үзеңне Йәһвәгә багышлаганнан соң ул синнән вәгъдәң буенча яшәвеңне көтәчәк (Мәдхия 49:14; Вәгазьче 5:3, 4). Иблис сине Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга тырышачак (1 Петер 5:8). Ләкин дога аша Алла белән якынлаш (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Алла Сүзен көн саен өйрән (Мәдхия 1:1—3). Җыелыш белән якын бәйләнештә бул (Еврейләргә 13:17). Шуларның барысын да эшләп, син Аллага тугрылык саклар өчен көч алачаксың. Шулай итеп син Алла таләп иткәннәрне мәңге үти алырсың!

[Искәрмә]

^ 2 абз. Суга чумарга хәзерләнер өчен «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китапны өйрәнергә яки Йәһвә Шаһитләренең башка китапларын өйрәнергә киңәш ителә.