Аллага яраклы гаилә тормышы
8 дәрес
Аллага яраклы гаилә тормышы
Гаиләдә ир нинди урында тора? (1)
Иргә хатыны белән ничек мөгамәлә итәргә кирәк? (2)
Атаның вазифалары нинди? (3)
Гаиләдә хатынның урыны нинди? (4)
Алла ата-аналардан һәм балалардан нәрсә таләп итә? (5)
Аерым яшәүгә һәм аерылышуга карата Изге Язмаларның карашы нинди? (6, 7)
1. Изге Язмаларда ир — гаилә башлыгы, дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 11:3). Ирнең бер генә хатыны булырга тиеш. Ир белән хатын илдә кабул ителгән закон буенча язылышырга тиеш (1 Тимутегә 3:2; Титуска 3:1).
2. Иргә хатынын үз-үзен яраткан кебек яратырга кирәк. Ул аның белән Гайсә үзенең шәкертләре белән ничек мөгамәлә иткән, ул да хатыны белән шулай мөгамәлә итәргә тиеш (Эфеслеләргә 5:25, 28, 29). Иргә хатынын кыйнарга яки аның белән гомумән начар мөгамәлә итәргә ярамый. Киресенчә, аңа хатынына кадер һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк (Көлессәйлеләргә 3:19; 1 Петер 3:7).
3. Атага үз гаиләсе турында кайгырту өчен тырышып эшләргә кирәк. Ул хатынын һәм балаларын ашамлык, кием-салым һәм торак белән тәэмин итәргә тиеш. Ата шулай ук гаиләнең рухи ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә тиеш (1 Тимутегә 5:8). Үзенең гаиләсенә Алланы һәм Аның ниятләрен белергә ярдәм иткәндә ул җитәкчелекне үз өстенә ала (Икенчезаконлык 6:4—9; Эфеслеләргә 6:4).
4. Хатынга иренең намуслы ярдәмчесе булырга кирәк (Яшәеш 2:18). Аңа балаларны өйрәтүдә һәм тәрбияләүдә иренә булышырга кирәк (Гыйрәтле хикәя 1:8). Йәһвә хатыннан үз гаиләсе турында яратып кайгыртуын таләп итә (Гыйбрәтле хикәя 31:10, 15, 26, 27; Титуска 2:4, 5). Аңа үз ирен тирән хөрмәт итәргә кирәк (Эфеслеләргә 5:22, 23, 33).
5. Алла балалардан ата-аналарын тыңлавын таләп итә Эфеслеләргә 6:1—3). Ул ата-аналарга үзләренең балаларына үгет-нәсихәт бирергә һәм аларны төзәтергә боера. Ата-аналарга балалар белән Изге Язмаларны өйрәнүгә һәм аларның рухи һәм эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә вакыт бүлеп бирергә кирәк (Икенчезаконлык 11:18, 19; Гыйбрәтле хикәя 22:6, 15). Ата-аналарга үз балаларын тәртипкә тупас һәм рәхимсез рәвештә өйрәтергә ярамый (Көлессәйлеләргә 3:21).
(6. Ир белән хатынга бер-берсе белән тату торырга авыр булган чакта, аларга Изге Язмалардагы киңәшләрне тотарга тырышырга кирәк. Изге Язмалар яратырга һәм гафу итәргә чакыра (Көлессәйлеләргә 3:12—14). Алла сүзе бик үк җитди булмаган кыенлыкларны аерым яшәү белән чишәргә чакырмый. Ләкин хатын иреннән китәргә карар итә ала, әгәр дә: 1) ире гаиләне тәэмин итүдән кискен рәвештә баш тартса, 2) үзен шул хәтле рәхимсез тотып, аның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куйса яки 3) ярсулы каршылыгы белән хатынына Йәһвәгә гыйбадәт кылырга рөхсәт итмәсә (1 Көринтлеләргә 7:12, 13).
7. Ир белән хатын бер-берсенә карата тугрылык сакларга тиеш. Зина кылу — Аллага һәм тормыш иптәшенә каршы гөнаһ (Еврейләргә 13:4). Изге Язмалар буенча, аерылышу һәм яңадан өйләнешер өчен бердәнбер сәбәп — никахтан тыш җенси бәйләнеш (Маттай 19:6—9; Римлыларга 7:2, 3). Йәһвә кешеләрнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән аерылышуын һәм яңадан башка кеше белән өйләнешүен нәфрәт итә (Малахий 2:14—16, ХТ).
[16, 17 биттәге иллюстрацияләр]
Алла ата-аналарга үз балаларына үгет-нәсихәт бирергә һәм аларны төзәтергә боера.
[17 биттәге иллюстрация]
Яратучы ата үз гаиләсен матди һәм рухи яктан тәэмин итә.