Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллага яраксыз ышанулар һәм йолалар

Аллага яраксыз ышанулар һәм йолалар

11 дәрес

Аллага яраксыз ышанулар һәм йолалар

Нинди ышанулар һәм йолалар дөрес түгел? (1)

Мәсихчеләргә Алла Троица дигәнгә ышанырга кирәкме? (2)

Ни өчен чын мәсихчеләр Раштуаны, Пасханы һәм туган көннәрне бәйрәм итми? (3, 4)

Үлеләр тереләргә зарар китерә алалармы? (5)

Гайсә тәредә үлгәнме? (6)

Аллага яраклы булырга тырышу ни кадәр мөһим? (7)

1. Бөтен ышану һәм йолалар да начар түгел. Ләкин Алла ялган диннәрдән килгән һәм Изге Язмаларның тәгълиматларына каршы булганнарын хупламый (Маттай 15:6).

2. Троица. Йәһвә бер Аллада өч шәхес булган Троицамы? Юк! Йәһвә — Ата — «бердәнбер хак Аллаһы» (Яхъя 17:3; Марк 12:29). Гайсә — Аның беренче Улы һәм ул Аңа буйсына (1 Көринтлеләргә 11:3). Ата Улыннан бөегрәк (Яхъя 14:28). Изге рух — шәхес түгел, ә Алланың эш итүче көче (Яшәеш 1:2; Рәсүлләр 2:18).

3. Раштуа һәм Пасха. Гайсә 25 декабрьдә тумаган. Ул якынча 1 октябрьдә — көтүчеләр кичләрен көтүләрен ачык һавада тоткан вакытта туган (Лүк 2:8—12). Гайсә мәсихчеләргә үзенең туган көнен бәйрәм итәргә беркайчан да кушмаган. Киресенчә, ул шәкертләренә үзенең үлемен искә алулары турында васыять иткән (Лүк 22:19, 20). Раштуа һәм аңа бәйле йолалар борынгы ялган диннәрдән барлыкка килгән. Йомырка һәм башка әйберләрне кулланырга өндәгән Пасха йолалары турында да шуны әйтергә була. Беренче мәсихчеләр Раштуа һәм Пасханы бәйрәм итмәгәннәр, боларны хәзерге чын мәсихчеләр дә эшләми.

4. Туган көннәр. Изге Язмаларда искә алынган ике туган көнне дә Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган кешеләр үткәргән (Яшәеш 40:20—22; Марк 6:21, 22, 24—27). Беренче мәсихчеләр туган көннәрен бәйрәм итмәгәннәр. Туган көнне бәйрәм итү йоласы борынгы ялган диннәрдән килгән. Чын мәсихчеләр ел буена бер-берсенә бүләкләр бирә һәм үзара аралашуга шатлана.

5. Үлеләрдән курку. Үлеләр бернәрсә эшли дә, сизә дә алмый. Без аларга булыша алмыйбыз, ә алар безгә зарар китерә алмый (Мәдхия 145:4; Вәгазьче 9:5, 10). Җан үлә; ул үлгәннән соң яшәми (Йәзәкил 18:4). Ләкин җеннәр дип аталган явыз фәрештәләр кайбер чакта үзләрен үлгәннәрнең рухы итеп күрсәтә. Үлгәннәр каршында курку тудыручы һәм аларга табынырга өйрәткән йолалар дөрес түгел (Исай 8:19).

6. Тәре. Гайсә тәредә үлмәгән. Ул бүрәнәдә яки баганада үлгән. Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә «тәре» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бары тик бүрәнә дигәнне аңлата. Тәре билгесе борынгы ялган диннәрдән килгән. Беренче мәсихчеләр гыйбадәт кылуларында тәре кулланмаган һәм алар аңа табынмаган. Шуңа күрә уйлап карагыз: гыйбадәт кылуда тәре куллану дөрес булырмы? (Икенчезаконлык 7:26; 1 Көринтлеләргә 10:14).

7. Әйтелеп киткән ышанулар һәм йолаларның кайберләре белән аерылышу, ихтимал, бик авырдыр. Бәлки, туганнарың һәм дусларың сине баштагы ышануларыңны үзгәртмәскә ышандырырга тырышалардыр. Ләкин кешегә караганда Аллага ярарга тырышу күпкә мөһимрәк (Гыйбрәтле хикәя 29:25; Маттай 10:36, 37).

[22 биттәге иллюстрация]

Алла Троица түгел

[23 биттәге иллюстрация]

Раштуа һәм Пасха борынгы ялган диннәрдән килгән

[23 биттәге иллюстрация]

Үлеләргә табынырга яисә алардан куркырга бернинди нигез дә юк