Алланың нәрсә таләп итүен ничек белергә
1 дәрес
Алланың нәрсә таләп итүен ничек белергә
Изге Язмаларда нинди мөһим мәгълүматлар бар? (1)
Аның авторы кем? (2)
Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк? (3)
1. Изге Язмалар — Алланың кыйммәтле бүләге. Ул яратучы атаның балаларына язган хатына тиң. Изге Язмаларда Алланың кем булуы һәм аның нормалары турында хакыйкать әйтелә. Анда авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга һәм ничек чын бәхетне табарга икәнлеге турында аңлатыла. Бары тик аннан гына Аллага ничек яраклы булырга мөмкин икәнен белеп була (Мәдхия 1:1—3; Исай 48:17, 18).
2. Изге Язмаларны безнең эрага кадәр 1513 елдан башлап, 1600 ел дәвамында 40 ка якын кеше язган. Изге Язмалар 66 китаптан тора. Аны язучыларны Алла рухландырган. Алар үз фикерләрен түгел, ә аның фикерләрен язган. Шуңа күрә Изге Язмаларның Авторы — кеше түгел, ә күкләрдә яшәүче Алла (2 Тимутегә 3:16, 17; 2 Петер 1:20, 21).
3. Алла Изге Язмаларның төгәл күчереп язылуы һәм сакланып килүе хакында кайгырткан. Бастырып чыгарылган Изге Язмаларның саны нинди дә булса башка китаптан күпкә артыграк. Синең Изге Язмаларны өйрәнүеңә барысы да шат булмас, ләкин беркемгә дә комачауларга ирек бирмә. Каршылыкларга карамастан, синең мәңгелек киләчәгең Алла турында белем алудан һәм аның ихтыярын үтәүдән тора (Маттай 5:10—12; Яхъя 17:3).