Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Патшалыгы нәрсә ул?

Алла Патшалыгы нәрсә ул?

6 дәрес

Алла Патшалыгы нәрсә ул?

Алла Патшалыгы кайда урнашкан? (1) Аның Патшасы кем? (2)

Патша белән бергә башкалар да идарә итәме?

Алай булса, аларның саны ничә? (3)

Безнең соңгы көннәрдә яшәвебез нәрсәдән күренә? (4)

Алла Патшалыгы киләчәктә кешелек өчен нәрсә эшләячәк? (5—7)

1. Гайсә җирдә булган чакта үзенең эзеннән баручыларны Алла Патшалыгының килүе турында дога кылырга өйрәткән. Патшалык — ул патша җитәкчелек итүче хөкүмәт. Алла Патшалыгы — үзенчәлекле хөкүмәт. Ул күктә урнаштырылган һәм җир өстеннән идарә итәчәк. Патшалык Алланың исемен изгеләндерәчәк. Ул Алланың ихтыяры күктә генә түгел, җирдә дә тормышка ашырылуына ирешәчәк (Маттай 6:9, 10).

2. Алла үзенең Патшалыгының Патшасы Гайсә булачак, дип вәгъдә иткән (Лүк 1:30—33). Гайсә җирдә булган чакта, ул яхшы, гадел, камил Хаким булачагын исбат иткән. Күккә кире кайтканнан соң, Гайсә шунда ук Алла Патшалыгының Патшасы тәхетенә утырмаган (Еврейләргә 10:12, 13). Йәһвә вәгъдә ителгән хакимлекне Гайсәгә 1914 елда биргән. Шул вакыттан алып Гайсә Йәһвәнең билгеләгән Патшасы буларак күктә идарә итә башлаган (Даниел 7:13, 14).

3. Моннан тыш, Йәһвә кайбер тугры ирләр һәм хатыннарны җирдән күккә күчерү өчен сайлап алган. Алар Гайсә белән бергә патшалар, хакимнәр, руханилар буларак кешелек белән идарә итәчәк (Лүк 22:28—30; Ачылыш 5:9, 10). Гайсә үзенең Патшалыгына керүче хакимдәшләрен «кечкенә көтү» дип атаган. Аларның саны — 144 000 (Лүк 12:32; Ачылыш 14:1—3).

4. Патша булганнан соң, Гайсә Шайтанны һәм аның явыз фәрештәләрен күктән җир чигенә куып төшергән. Менә ни өчен 1914 елдан җирдәге хәл чиктән тыш начарланды (Ачылыш 12:9, 12). Сугышлар, ачлык, кизүләр, җинаятьчелекнең үсүе — болар барысы да Гайсәнең идарә итүен һәм хәзерге дөньяның соңгы көннәрен кичерүен күрсәтүче «билгенең» өлешләре (Маттай 24:3, 7, 8, 12; Лүк 21:10, 11; 2 Тимутегә 3:1—5).

5. Тиздән Гайсә кешеләрне, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек аерып, хөкем итәчәк. «Сарыклар» — үзләрен аның тугрылыклы гражданнары итеп күрсәтүчеләр. Алар җирдәге мәңгелек тормышны алачак. «Кәҗәләр» — Алла Патшалыгын кире кагучылар (Маттай 25:31—34, 46). Якындагы киләчәктә Гайсә кәҗәләргә охшаш барлык кешеләрне юк итәчәк (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9). Әгәр дә син Гайсәнең «сарыклары» арасында булырга теләсәң, сиңа Патшалык турындагы хәбәрне тыңларга һәм алган белемнәрең буенча эшләргә кирәк (Маттай 24:14).

6. Хәзер җир күпсанлы илләргә бүленгән. Һәр илдә үзенең хөкүмәте бар. Халыклар еш кына бер-берсенә каршы сугыша. Ләкин кеше хөкүмәтләренә алмашка Алла Патшалыгы киләчәк. Ул бөтен җир белән идарә итәчәк бердәнбер хөкүмәт (Даниел 2:44). Аның вакытында сугышлар, җинаятьләр, золымнар булмаячак. Барлык кешеләр татулыкта һәм бердәмлектә яшәячәк (Михей 4:3, 4).

7. Гайсәнең Меңьеллык идарә итүе вакытында тугрылыклы кешеләр камил булачаклар, ә җир оҗмахка әйләнәчәк. Бу мең елның ахырына Гайсә Алла кушканнарның бөтенесен тормышка ашырачак. Аннан соң ул Патшалыкны кире Атасына бирәчәк (1 Көринтлеләргә 15:24). Нигә сиңа үзеңнең дусларыңа, якыннарыңа Алла Патшалыгы нәрсәләр эшләячәге турында сөйләмәскә?

[13 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең идарә итүе астында нәфрәт һәм тискәре мөнәсәбәтләр булмаячак