Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла — кем ул?

Алла — кем ул?

2 дәрес

Алла — кем ул?

Чын Алла кем ул һәм аның исеме ничек? (1, 2)

Аның тәне нинди? (3)

Нинди аның иң төп сыйфатлары? (4)

Аңа гыйбадәт кылганда сүрәтләр һәм символлар кулланырга кирәкме? (5)

Нинди ике юл белән Алла турында белем алып була? (6)

1. Кешеләр күп нәрсәләргә табыналар. Ләкин Изге Язмаларда бары тик бер генә ЧЫН Алла бар, дип әйтелә. Ул күктә һәм җирдә булган бар нәрсәне барлыкка китергән. Әгәр ул безгә яшәү биргән икән, Бер аңа гына гыйбадәт кылырга кирәк (1 Көринтлеләргә 8:5, 6; Ачылыш 4:11).

2. Алланың титуллары күп, ләкин исеме бер генә. Алланың исеме — ЙӘҺВӘ. Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә Алла исемен төшереп калдырып, Ходай һәм Алла титуллары белән алмаштырганнар. Ләкин Изге Язмаларның төп нөсхәсендә «Йәһвә» исеме якынча 7 000 тапкыр очраган! (Чыгыш 3:14; Осия 12:5).

3. Йәһвәнең тәне бар, ләкин безнеке кебек түгел. «Алла Ул — Рух»,— дип яза Изге Язмалар (Яхъя 4:24). Рух — безнекенә караганда күпкә өстен яшәү рәвеше. Бер генә кеше дә беркайчан да Алланы күрмәгән. Йәһвә күктә яши һәм бөтенесен күрә (Мәдхия 10:4, 5; Яхъя 1:18). Ә изге рух нәрсә ул? Ул Алла шикелле шәхес түгел. Ул Алланың эш итүче көче (Мәдхия 103:30).

4. Изге Язмалар Йәһвәнең нинди шәхес икәнен ача. Анда Алланың төп сыйфатлары — ярату, гаделлек, акыллылык һәм көче күрсәтелгән (Икенчезаконлык 32:4; Әюп 12:13; Исай 40:26; 1 Яхъя 4:8). Изге Язмаларда Алланың шулай ук мәрхәмәтле, игелекле, гафу итәргә әзер, киң күңелле һәм сабыр булуы турында әйтелә. Безгә, тыңлаучан балалар кебек, аңа охшарга тырышырга кирәк (Эфеслеләргә 5:1, 2, ХТ).

5. Аллага гыйбадәт кылганда сурәтләр, рәсемнәр, символлар кулланырга һәм аларга дога кылырга кирәкме? Юк! (Чыгыш 20:4, 5). Йәһвә без тик аңа гына гыйбадәт кылырга тиеш дип әйтә. Ул беркем яисә бернәрсә белән дә үзенең данын уртаклашмаячак. Сурәтләр безгә ярдәм итәргә көчсез (Мәдхия 113:12—16; Исай 42:8).

6. Без ничек Алланы яхшырак белә алабыз? Алла турында белем бирүче юлларның берсе — аның бөтен барлыкка китергәннәрен күзәтү һәм аларның нәрсә әйтүе турында тирән уйлану. Алланың барлыкка китергәннәре аның бөек көчкә һәм акыллылыкка ия булуын күрсәтә (Мәдхия 18:2—7; Римлыларга 1:20). Алланы белүнең икенче юлы — Изге Язмаларны өйрәнү. Шул китап аркылы ул үзенең нинди Алла икәне турында тагын да күбрәк әйтә. Анда ул шулай ук үзенең нияте һәм бездән нәрсә теләгәне турында хәбәр итә (Амос 3:7; 2 Тимутегә 3:16, 17).

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Без Алла турында аның барлыкка китергәннәре һәм Изге Язмалар аша беләбез