Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла нәфрәт итә торган эшләр

Алла нәфрәт итә торган эшләр

10 дәрес

Алла нәфрәт итә торган эшләр

Алла каршында начар булган эшләргә ничек карарга? (1)

Нинди җенси гадәт дөрес түгел? (2)

Мәсихчегә ялганга (3), отышлы уеннарга (3), урлашуга (3) көч куллануга (4) спиритизмга (5) эчкечелеккә (6) ничек карарга кирәк?

Мондый начар эшләрдән кеше ничек котыла ала? (7)

1. Алла хезмәтчеләре яхшылыкны ярата. Ләкин алар шулай ук яманлыкны нәфрәт итәргә өйрәнергә тиеш (Мәдхия 96:10) Бу Алла нәфрәт итә торган эшләрдән саклануны аңлата. Шул эшләрнең кайберләре нинди?

2. Уйнашчылык. Өйләнешкәнче җенси мөнәсәбәткә керү, зина кылу, хайваннар белән, якын туганнар белән җенси мөнәсәбәт һәм гомосексуализм — болар барысы да Аллага каршы җитди гөнаһ (Левит 18:6; Римлыларга 1:26, 27; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Әгәр дә ир кеше һәм хатын-кыз язылышмыйча бергә торса, аларга я аерылышу, я язылышу дөрес булыр (Еврейләргә 13:4).

3. Ялган, отышлы уеннар, урлашу. Йәһвә Алла беркайчан да ялганламый (Титуска 1:2). Аның ризалыгына ирешергә теләүчеләр ялганнарга тиеш түгел (Гыйбрәтле хикәя 6:16—19; Көлессәйлеләргә 3:9, 10). Отышлы уеннарның бөтен төрләре дә комсызлык уята. Шуңа күрә мәсихчеләр ат чабышларымы бу, бинго уенымы яисә лотерияме — бернинди отышлы уеннарда катнашмыйлар (Эфеслеләргә 5:3—5). Мәсихчеләр шулай ук урлашмый. Алар белә торып урланган әйберләрне сатып алмыйлар һәм сорамыйча чит кеше әйберләренә тими (Чыгыш 20:15; Эфеслеләргә 4:28).

4. Ачу кабынуы, көч куллану. Тыелмаган ачу көч куллануга алып бара ала (Яшәеш 4:5—8). Көч кулланган кеше Алланың дусты була алмый (Мәдхия 10:5, Гыйбрәтле хикәя 22:24, 25). Башкаларның безгә эшләгән яманлыкларына яманлык белән җавап бирү яисә алардан үч алу дөрес түгел (Гыйбрәтле хикәя 24:29; Римлыларга 12:17—21).

5. Сихерчелек һәм спиритизм. Кайбер кешеләр сәламәтләнергә теләп, рухлар көченә мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләр үз дошманнары авырсын, хәтта үлсен өчен аларны сихерләп боза. Бу эшләрнең барысы артында торучы көч — Шайтан. Шуңа күрә мәсихчеләр аларның берсендә дә катнашырга тиеш түгел (Икенчезаконлык 18:9—13). Йәһвә Алла белән тыгыз мөнәсәбәт саклау — башкаларның безгә каршы эшләгән сихерләреннән саклануның иң яхшысы (Гыйбрәтле хикәя 18:10).

6. Эчкечелек. Аз гына шәраб, сыра һәм башка исерткеч эчемлекләр эчүдә гаеп юк (Мәдхия 103:15; 1 Тимутегә 5:23). Ләкин күп эчү һәм эчкечелеккә бирелү Алла каршында дөрес түгел (1 Көринтлеләргә 5:11—13; 1 Тимутегә 3:8). Чамасыз эчү сәламәтлекне какшата һәм гаиләне тарката. Моннан тыш, чамасыз эчүче кеше башка әхлаксыз эшләргә дә җиңел бирешергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 23:20, 21, 29—35).

7. Алла начар дип санаган эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр «Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар» (Гәләтиялеләргә 5:19—21). Әгәр дә син чыннан да Алланы яратсаң һәм аңа ярарга теләсәң, мондый эшләрдән котыла аласың (1 Яхъя 5:3). Алла алдында начар булган һәрнәрсәне нәфрәт итәргә өйрән (Римлыларга 12:9). Аллага яраклы гадәтләре булган кешеләр белән аралаш (Гыйбрәтле хикәя 13:20). Тәҗрибәле мәсихче дусларың да ярдәм бирә ала (Ягъкуб 5:14). Аннан да бигрәк, Аллага дога кылып, аның ярдәменә таян (Филиппуйлыларга 4:6, 7, 13).

[20, 21 биттәге иллюстрацияләр]

Алла эчүчелекне, урлашуны, комарлы уеннарны һәм көч куллануны яратмый