Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсих — кем ул?

Гайсә Мәсих — кем ул?

3 дәрес

Гайсә Мәсих — кем ул?

Ни өчен Гайсә Алланың «беренче» Улы дип аталган? (1)

Ни өчен ул «Сүз» дип аталган? (1)

Гайсә җиргә ни өчен кеше булып килгән? (2—4)

Ни өчен ул могҗизалар эшләгән? (5)

Гайсә якындагы киләчәктә нәрсә эшләячәк? (6)

1. Җиргә килгәнгә кадәр, Гайсә күктә яшәгән һәм рухи шәхес булган. Гайсә — Алланың беренче иҗади эше, шуның өчен ул Алланың «беренче» Улы дип аталган (Көлессәйлеләргә 1:15; Ачылыш 3:14). Гайсә — Алланың, ул үзе генә барлыкка китергән, бердәнбер Улы. Гайсә кеше булганга кадәр, Йәһвә аны күктәге һәм җирдәге барлык калганны барлыкка китергәндә, үзенең «оста ярдәмчесе» итеп кулланган (Гыйбрәтле хикәя 8:22—31, ХТ; Көлессәйлеләргә 1:16, 17). Алла аны шулай ук үзенең баш вәкиле итеп файдаланган. Менә шунлыктан Гайсә «Сүз» дип аталган (Яхъя 1:1—3; Ачылыш 19:13).

2. Алла үзенең Улының тормышын Мәрьямнең карынына күчереп, аны җиргә җибәргән. Шуңа күрә Гайсәнең атасы кеше булмаган. Менә ни өчен ул гөнаһны һәм камилсезлекне мирас итеп алмаган. Алла Гайсәне җиргә: 1) кешеләрне Алла турында хакыйкатькә өйрәтсен өчен (Яхъя 18:37), 2) аның эзләре буенча барырга безгә үрнәк калдырып камил сафлык сакласын өчен, (1 Петер 2:21) һәм 3) кешелекне гөнаһтан һәм үлемнән азат итү өчен гомерен корбан итәргә җибәргән. Бу ни өчен кирәк булган соң? (Маттай 20:28).

3. Беренче кеше Адәм, Алланың боерыгын тыңламыйча, Изге Язмаларда «гөнаһ» диелгәнне эшләгән. Шуңа күрә Алла Адәмне үлемгә хөкем иткән (Яшәеш 3:17—19). Алланың нормаларына бүтән туры килмәгәч, ул камиллегеннән мәхрүм булган. Тора-бара Адәм картайган һәм үлгән. Ул гөнаһын үзенең бөтен балаларына биргән. Менә шуңа күрә без дә картаябыз, авырыйбыз һәм үләбез. Кешелекне болардан ничек коткарырга мөмкин булган? (Римлыларга 3:23; 5:12).

4. Гайсә Адәм шикелле камил кеше булган. Тик Адәмнән аермалы буларак, Гайсә тулысынча, хәтта иң кырыс сынауларда да, Аллага тыңлаучан булган. Шуңа күрә ул Адәмнең гөнаһы өчен үзенең камил кеше гомерен корбан итеп түли алган. Моны Изге Язмалар «йолып алу» дип әйтә. Шулай итеп Адәм балаларының үлемгә хөкем ителүдән азат булу мөмкинлеге барлыкка килгән. Гайсәгә ышанучыларның барысының да гөнаһлары кичерелүе мөмкин һәм ул кешеләрнең мәңгелек тормыш алырга мөмкинлекләре бар (1 Тимутегә 2:5, 6; Яхъя 3:16; Римлыларга 5:18, 19).

5. Гайсә җирдә яшәгәндә авыруларны сәламәтләндергән, ачларны ашаткан һәм давылларны тынычландырган. Ул хәтта үлеләрне дә терелткән. Ни өчен ул могҗизалар эшләгән? 1) Ул газапланган кешеләрне жәлләгән һәм аларга булышырга теләгән, 2) Гайсәнең могҗизалары аның Алла Улы булуын исбат иткәннәр, 3) бу могҗизалар Гайсәнең ул җир өстеннән патшалык иткән чакта тыңлаучан кешелек өчен нәрсә эшләячәген күрсәткән (Маттай 14:14; Марк 2:10—12; Яхъя 5:28, 29).

6. Гайсә үлгән, Алла аны рухи шәхес итеп терелткән һәм ул күккә кире кайткан (1 Петер 3:18). Ә соңрак Алла аны Патша итеп билгеләгән. Тиздән Гайсә җирдән барлык явызлыкны һәм газапларны юк итәчәк (Мәдхия 36:9—11; Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22).

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсәнең хезмәт итүе шуннан гыйбарәт ки, ул өйрәткән, могҗизалар эшләгән һәм безнең өчен үзенең гомерен биргән