Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Шаһитләре оешмасының төзелеше

Йәһвә Шаһитләре оешмасының төзелеше

14 дәрес

Йәһвә Шаһитләре оешмасының төзелеше

Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихы кайчан башланган? (1)

Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары ничек үткәрелә? (2)

Чыгымнары нинди исәптән капланыла? (3)

Җыелыш белән идарә итүне кем үз өстенә ала? (4)

Ел саен нинди зур очрашулар үткәрелә? (5)

Баш идарәдә һәм филиалларда нинди эшләр башкарыла? (6)

1. Йәһвә Шаһитләренең бүгенге тарихы 1870 еллардан башланган. Алар башта Изге Язмаларны Өйрәнүчеләр дип аталган. Ләкин 1931 елда алар үзләренә Изге Язмаларга нигезләнгән Йәһвә Шаһитләре дигән исем алган (Исай 43:10). Башта кечкенә генә булган оешмага хәзер 235 тән артык илдә яхшы хәбәрне вәгазьләүче миллионлаган Шаһитләр керә.

2. Йәһвә Шаһитләре җыелышларының күбесендә атна саен өч очрашу үткәрелә. Теләгән кешеләр аларның һәркайсына чакырыла (Еврейләргә 10:24, 25). Өйрәнелгәннәрнең нигезендә Изге Язмалар ята. Очрашулар дога белән ачыла һәм дога белән тәмамлана. Очрашуларның күбесендә чын күңелдән «рухи җырлар» башкарыла (Эфеслеләргә 5:18, 19). Керү түләүсез, акча җыелмый (Маттай 10:8).

3. Җыелыш очрашуларының күбесе Патшалык залларында үткәрелә. Ул заллар гадәттә гади биналар. Аларны үз теләкләре белән хезмәт итүче Йәһвә Шаһитләре төзегән. Аларның эчендә сурәтләр, тәреләр һәм шуның кебек әйберләр юк. Чыгымнар үз теләкләре белән бирелгән иганәләр исәбеннән капланыла. Иганә бирергә теләгән кешеләр өчен махсус тартмалар тора (2 Көринтлеләргә 9:7).

4. Һәрбер җыелышта өлкән ирләр яки күзәтчеләр бар. Җыелышта алар укыту белән җитәкчелек итәләр (1 Тимутегә 3:1—7; 5:17). Аларга хезмәттәш ярдәмчеләр булышалар (1 Тимутегә 3:8—10, 12, 13). Бу кешеләр җыелыштагы башка мәсихчеләрдән өстен түгел (2 Көринтлеләргә 1:24). Аларның махсус титуллары юк (Маттай 23:8—10). Аларның киемнәре башкаларныкыннан аерылмый. Аларга хезмәт хакы түләнми. Өлкән ирләр җыелышның рухи ихтыяҗлары турында үзләре теләп кайгырталар. Авырлыклар булганда алар юатып киңәш бирә ала (Ягъкуб 5:14—16; 1 Петер 5:2, 3).

5. Аннан башка, Йәһвә Шаһитләре ел саен була торган зур очрашулар яки конгресслар үткәрә. Анда күп җыелышлар берьюлы Изге Язмалар нәсыйхәтләре буенча махсус программаны тыңлыйлар. Һәрбер конгресста яңа шәкертләрне суга чумдыру үткәрелә (Маттай 3:13—17; 28:19, 20).

6. Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья баш идарәсе Нью-Йоркта. Анда бөтендөнья җыелышларын күзәтүче тәҗрибәле өлкән ирләрдән торган Җитәкче совет эшли. Аннан башка, төрле илләрдә 110 нан артык филиал эшли. Аларда үз теләге белән эшләгән хезмәтчеләр Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бастырырга һәм таратырга булышалар. Филиаллардан шулай ук вәгазьләү эше буенча җитәкчелек бирелә. Син якындагы филиалга барып кайтуны планлаштыра аласың.